Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар башында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Урыссу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда поселокта Каганович исемендәге колхоз оештырыла (аңа юкка чыккан Кордон авылы хуҗалыклары да керә). 1957 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз (үзәк утары – Байлар авылы), 1993 елдан – «Фрунзе» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Байлар» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан – «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Күренекле кешеләре

М.И.Гришин (1921–1945) – гвардия өлкән сержанты, Дан орденының тулы кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 84,
1938 елда – 100,
1949 елда – 130,
1958 елда – 39,
1970 елда – 19,
1979 елда – 13,
1989 елда – 6,
2002 елда – 12,
2010 елда – 4,
2020 елда – 3 кеше (руслар).