Эчтәлек

1930 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елда поселокта “Венера” колхозы оештырыла, 1948 елда “Победа” колхозы итеп, 1964 елда “Заря” колхозы итеп үзгәртелә. 1991 елдан “Казанка” акционерлык җәмгыяте. Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Гарталовка поселогы урамы. 2019

«Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1938 елда – 88,
1949 елда – 77,
1958 елда – 67,
1970 елда – 49,
1979 елда – 28,
1989 елда – 18,
2002 елда – 43,
2010 елда – 35,
2015 елда – 40 кеше (руслар, татарлар).