Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Элекке исеме – Анцуб.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бау ишү, такта яру һәм балта эше кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

1730–1741 елларда авыл янында Вятка комиссары И.Тряпицын тарафыннан нигезләнгән Анцуб (Янцев) бакыр эретү заводы эшли, соңрак завод сәүдәгәр Вяземскийга сатыла. 1738 елда Григорий һәм Карл Вяземскийлар заводны 1100 сумга сәүдәгәр С.Е.Иноземцевка саталар.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1800 һәм 1874 елларда төзелгән) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1702 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Кукмара авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда авылда “Яңа адым” артеле оештырыла (2005 елга кадәр эшли, бау ишү кәсепчелеге белән шөгыльләнә). 1940 елда артель Казандагы хәрби заводларга 430 тонна аркан һәм 70 тонна бау җибәрә. Сугыштан соң тегү цехы ачыла (паласлар, төрле төстәге сөлгеләр, бияләйләр, перчаткалар, кәҗә йоныннан шәлләр һәм шарфлар җитештерәләр). Шулай ук авылда “Красный кустарь” инвалидлар артеле эшли (60 кеше), бау ишү белән шөгыльләнә.

1931 елда авылда “Ярыш” колхозы оештырыла, 1959 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхоз (Зур Кукмара авылы), 1993 елдан – “Зур Кукмара” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2000 елдан – “Мирас” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. Халкы күбесенчә “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926–1990 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Шулай ук “Миләшкәй” (1984 елдан, беренче балалар бакчасы авылда 1929 елда ачыла) балалар бакчасы, клуб (2018 елдан яңа бинада), китапханә (2018 елдан яңа бинада), мәчет (2012 елдан) бар.

Клуб каршында “Ромашкалар” һәм “Күбәләк” хореграфия коллективлары (икесе дә – 2007 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Янсыбы курганы (Урта гасырлар) ачыклана.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Халык саны

1884 елда – 933,
1905 елда – 1156,
1920 елда – 1198,
1926 елда – 1103,
1938 елда – 910,
1949 елда – 532,
1958 елда – 498,
1970 елда – 499,
1979 елда – 451,
1989 елда – 332,
2002 елда – 352,
2010 елда – 329,
2017 елда – 357 кеше (татарлар).