Биографиясе

1928 елның 8 декабрендә Пенза өлкәсенең Белинский районы Кутеевка авылында туган.

Урта Азия университетын тәмамлый (1953, Ташкент).

1957 елдан Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясенең Ботаника институтында, 1985–1987 елларда директор урынбасары, 1987–1994 елларда геоботаника лабораториясе мөдире, 1994 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлек бергәлекләренең формалашу һәм таралуын, аларның туфрак-грунт шартлары белән үзара бәйләнешен өйрәнүгә, чүл үсемлекләренең индикация һәм толерантлылык үзенчәлекләре, аларның экология классификациясе мәсьәләләренә карый.

Үзбәкстандагы чүл, тау итәге, тау һәм биек тау зоналарында геоботаник тикшеренүләр үткәрә.

Хезмәтләре

Галофильная растительность Средней Азии. Ташкент, 1982.

Растительный покров Узбекистана и пути его рационального использования: в 4 т. Ташкент, 1971–1984 (автордаш).

Әдәбият

Новикова Н.М. О творческом пути Н.И.Акжигитовой // Аридные экосистемы. 1998. Т. 4, № 8.