Күч булып яшиләр. Озынлыгы 3,5 см га кадәр, еш кына кара, кызгылт-сары, ак һәм сары буйлар барлыкка китерүче куе озын төкчәләр белән капланган.

300 гә якын төре билгеле, Африкадан кала бөтен Җир шарында таралганнар. РФдә якынча 70, Татарстан территориясендә 31 төре билгеләнгән. Башлыча урманнарда, шулай ук далаларда, болын, күпьеллык үлән чәчүлекләрендә, торак пунктларда яшиләр.

ТРда иң күп таралган төр – кечкенә җир төклетуралары (B. lucorum), шулай ук урман төклетуралары (B. silvarum) һәм кыр төклетуралары (B. agrorum) да очрый. Күкрәк мускулларын кыскартып (каты чәрелдәү тавышы чыгара) тәннәрен җылытырга һәм ояларындагы температураны 30-35°C ка кадәр күтәрергә сәләтлеләр. Шул сәбәпле суыкта да (0°С ка кадәр) үсемлекләрне серкәләндерә алалар, бу вакытта исә башка серкәләндерүче бөҗәкләр очмый. Аталанган ана затлар иртә язда күренәләр, җир өсте (мәсәлән, куыш төклетуралары – B. hypnorum, мүк төклетуралары – B. muscorum) һәм җир асты (таш төклетуралары – B. lapidarius, бакча төклетуралары – B. hortorum) оялары кору өчен урын эзли башлыйлар.

Кайбер төрләре кимерүчеләрнең өннәрендә, туфрак бушлыкларында, агач корылмаларда оялый. Балавыз һәм серкә катнашмасыннан ана зат берничә кәрәз күзәнәге ясый: берсенә күкәй, башкаларына бал һәм серкә запасы тутыра. Беренче личинкалары эшче затлар булып җитлегә һәм ояны төзелеш материалы һәм азык белән тәэмин итә. Җитлеккән ата һәм ана затлар сезон ахырында гына күренәләр. Оядагы затларның саны берничә дистәдән 1 меңгә кадәр җитә. Аталанган аналар кышларга кала, ата һәм эшче затлар үләләр.

Төклетуралар урман, болын һәм кыр үсемлекләрен, шул исәптән күп кенә авыл хуҗалыгы культураларын (аеруча кызыл клевер чәчүлекләрен) серкәләндерүчеләр буларак файда китерәләр.

Төклетуралар һәм аларның оялары саклауга мохтаҗ, төклетураларның 15 төре: әрмән төклетурасы (B. armeniacus), поморум төклетуралары (B. pomorum), Себер төклетуралары (B. consobrinus), мүк төклетуралары һәм башкалар ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кыр төклетурасы