Биографиясе

1965 елның 16 августында Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган.

Тәтеш совхоз-техникумын (1985), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1991) тәмамлый.

1985–1987 елларда Буа районының «Искра» колхозында агроном-орлыкчылык белгече.

1987–2001 елларда «Татрапс» акционерлык җәмгыятендә, әйдәп баручы агроном, җитештерү бүлеге башлыгы, бер үк вакытта генераль директор урынбасары (1994 елдан).

2001 елдан «Тетра-Инвест» холдинг компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, 2003 елдан башкарма директоры (Казан).

Дәүләт бүләге рапсны куллану, эшкәртү, җитештерүнең икътисади нигезләрен һәм фәнни нигезләнгән технологияләрен эшләүдә катнашканы һәм аларны гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.