Тарихы

Аның тарихы 1842 елда «Русалка» пароходчылык җәмгыятенең ремонтлау базасы буларак төзелгән Спас Затоны поселогыннан башлана. Башта Идел елгасының сул ярында (хәзер су астында калган) урнаша. 1850 елларда база «Кавказ вә Меркурий» җәмгыяте милкенә күчә, монда пароходлар төзи башлыйлар. 1876 елдан 1913 елга кадәр 18 судно төзелә.

1861 елда «Кавказ вә Меркурий» пароходчылык җәмгыяте акчасына агач Могҗиза күрсәтүче Николай (Николай Чудотворец) чиркәве төзелә.

1871 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1878 елда – земство, 1880 елда – хосусый мәктәп итеп үзгәртелә, мәктәп эшчәнлеген акча белән «Кавказ вә Меркурий» пароходчылык җәмгыяте тәэмин итә (1909 елда 29 ир бала һәм 26 кыз бала, 1910 елда – 26 ир бала һәм 23 кыз бала укый). 1891 елда үз бинасында урнашкан катнаш рус чиркәү-приход мәктәбе эшли башлый (1893 елда – 32 ир бала һәм 12 кыз бала, 1909 елда – 39 ир бала һәм 22 кыз бала, 1914 елда 27 ир бала һәм 13 кыз бала укый).

XX йөз башында поселокта шулай ук хастаханә, фельдшерлык пункты, «Кавказ вә Меркурий» җәмгыятенең суднолар төзү-механика заводы, 1 казна шәраб, 2 сыраханә һәм 12 вак-төякләр кибете, пароходлар пристане була; шимбә саен базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 180 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1929 елның 30 декабреннән – шәһәр тибындагы поселок. 1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 1 апреленнән – Куйбышев, 1956 елның 22 сентябреннән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Куйбышев Затоны шәһәр җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Революциядән соң завод национализацияләнә, 1929 елда туктатыла һәм бетерелә, әмма бер елдан «Красный котельщик» исеме белән яңадан эшли башлый (1935 елда Куйбышев исемендәге завод итеп үзгәртелә).

1933–1958 елларда предприятиедә 30 төрле судно, шул исәптән 5 буксир пароходы, 2 йөк баржасы, 15 йөзмә кран, 4 шаланда һ.б. төзелә. Моннан тыш, завод гидравлик домкратлар, калай прокатлау станоклары, шулай ук тракторлар, комбайннар, чәчкечләр, сабаннар өчен запас частьләре эшләп чыгара. Бөек Ватан сугышы елларында предприятиедә авиабомбалар өчен корпуслар эшләп чыгару үзләштерелә, моннан тыш, 5 пароход канонер көймәләре итеп үзгәртеп эшләнә.

Сугыштан соңгы елларда заводта төрле суднолар яңартыла һәм төзелә. 1975 елдан – В.В.Куйбышев исемендәге суднолар төзү-суднолар ремонтлау заводы, 1996 елдан – «В.В.Куйбышев исемендәге флот ремонт базасы» ябык акционерлык җәмгыяте.

Хәзерге вакытта завод – кирәкле җиһазлар белән, шул исәптән судноларны төзәтү һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче йөзмә доклар белән коралландырылган зур суднолар төзәтү предприятиесе.

Халкы башлыча «В.В.Куйбышев исемендәге флот ремонт базасы»нда эшли, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда завод каршында эшләүче яшүсмерләргә һөнәри белем бирү оештырыла, 1920 елдан фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе эшли башлый, 1940 елда – фабрика-завод укыту мәктәбе, 1970 елда – Чистай шәһәренең 5 нче һөнәр училищесе филиалы, 1980 елда – мөстәкыйль урта һөнәр-техник училищесе, 2003 елда – 72 нче һөнәр училищесе итеп үзгәртелә, 2013 елда бетерелә.

1917 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1920 елда – тулы булмаган урта, 1935 елда – урта, 2015 елдан В.П.Муравьёв исемендәге мәктәп итеп үзгәртелә.

1972 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли, 1999 елдан рәсми статуска ия (музей оештыру идеясе – Ф.А.Безродновныкы, оештыручысы һәм беренче җитәкчесе – К.П.Шимин), экспозиция төбәк, мәктәп, Идел-Каспий флотилиясе тарихына, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройларына һәм сугышта катнашучыларга багышланган бүлекләрдән гыйбарәт.

2007 елда кадетлар мәктәп-интернаты ачыла, 2014 елдан Советлар Союзы Герое М.А.Чирков исемендә.

Поселокта шулай ук дәвалау амбулаториясе, А.П.Столяров исемендәге мәдәният йорты (1965 елдан), Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе филиалы, «Родничок» балалар бакчасы, китапханә (1948 елдан), Тәтеш ДОСААФ автомәктәбе филиалы эшли. 1990 елларда бер торак йорт Архангел Михаил чиркәве өчен үзгәртелеп яңадан төзелә, 2018 елда «Мәүлед» мәчете төзелә.

Мәдәният йорты каршында «Волжанка» рус халык хоры (1988 елдан, 2013 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – М.В.Петрухина), «Аэлита» балалар хореография коллективы (1996 елдан) һәм «Вообрази» балалар театр коллективы (2012 елдан, 2020 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – Н.А.Никифорова) эшли.

Поселок янында археология истәлекләре: Кирельский I, II, III һәм IV авыллыклары (Имәнкискә культурасы), Кирельский I һәм II шәһәрлекләре («Сокол» I һәм II) (Имәнкискә һәм Ананьино культуралары), Янтык (Кирельский) шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры), Янтык (Кирельский) каберлеге (монголларга кадәрге Болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

А.В.Костерин (1944 елда туган) – механика өлкәсе галиме, физика- математика фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

В.И.Морозов (1955 елда туган) – балалар хирургы, медицина фәннәре докторы.

Халык саны

1858 елда – 81,
1892 елда – 1357,
1908 елда – 1192,
1926 елда – 2480,
1979 елда – 3,1 мең,
1989 елда – 2,9 мең,
2002 елда – 2914,
2010 елда – 2677,
2017 елда – 2878 кеше (руслар – 74,4%, татарлар – 22,1%).