ХХ йөзнең 40–60 елларында элекке Театр мәйданы урынында оештырыла. Ирек мәйданы периметры буенча, әүвәлге ансамбльдән Дворяннар җыены, Шахмат клубы (XIX йөзнең 2 нче яртысы), Почта конторасы (1957 елда архитектор Р.М.Мортазин проекты буенча Казан авиация институтының уку корпусы итеп реконструкцияләнә, хәзер Казан техник университеты бинасы), А.Н.Булыгин йорты (1850, архитектор А.К.Ломан) биналары сакланган.

1870 елда Театр мәйданына Державин Г.Р. һәйкәле күчерелә.

1924 елдан мәйдан хәзерге исемен йөртә.

Элекке Театр мәйданына тоташкан Державин бакчасы урынында Татар академия опера һәм балет театры бинасы төзелә. 1954 елда Ирек мәйданы үзәгенә кечкенә бакча утыртыла һәм Ленин В.И. һәйкәле куела (скульпторы П.П.Яцыно, архитектор А.И.Гегелло). Мәйданның турыпочмаклык формасын театрга каршы яктан ТР Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы биналары төгәлли (1962, П.А.Саначин, Г.И.Солдатов һ.б., 2005 елда реконструкцияләнә, архитектор Г.А.Бакулин һ.б.).

Мәйданның тышкы күренешенә ТР Зур концерт залы һәм ТР Конституцион суды биналары (2003, архитектор И.Д.Галанин һ.б.) өстәлә.

Совет власте елларында Ирек мәйданында 7 ноябрь, 1 һәм 9 май бәйрәмнәрендә халык демонстрацияләре үткәрелә.

Хәзерге вакытта массакүләм дәүләт һәм иҗтимагый чаралар уздыру урыны булып хезмәт итә.

Автор  — Х.Г.Надыйрова