Төрләре

Россиядә XVIII йөзнең 2 нче яртысында — XIX йөзнең 1 нче яртысында үсеш ала.

Рус классицизмы әүвәлге чор (1760–1770 еллар), катгый (1770–1790 еллар), «Александр дәвере» (ампир, XIX йөзнең 1 нче чиреге), соңгы яки «Николай дәвере» (XIX йөзнең 2 нче чиреге, эклектика кысаларында) төрләренә бүленә. Провинцияләрдә башкаладагы стиль кагыйдәләре еш кына бозыла. Россия архитектурасында классицизмның төп принциплары һәм алымнары канун чыгару документларында беркетелгән һәм шәһәрләр төзелешендә куллану өчен мәҗбүри беренче сәнгать стиле юнәлеше булган.

Классицизм архитектурасы фәзаи композицияләрнең ачыклыгы, планлаштыруның төгәллеге, симметрик композицияләрнең кырыслыгы, зур күләмле формаларның геом. камиллеге, ордер куллану, бизәкләрнең гадилеге белән аерылып тора.

Классицизм мохите бербөтен була. Биналарны бизәгәндә социаль дәрәҗәләр игътибарга алынмый. Сенат, бояр йорты, азык-төлек склады, беседка һ.б. бер үк формаларга нигезләнеп, бер үк кагыйдәләр буенча төзелә, эчке фәзалар тышкы формаларга охшатып бизәлә. Интерьерларда, тәрәзә-ишекләрне каймалау өчен фасад алымнары файдаланыла, колонналар, кәрнизләр һ.б. элементларда күләмнәр һәм формалар тигезлеге саклана. Ордер элементлары һәм детальләре ак төс белән аерылып тора, әмма, бароккодан аермалы буларак, яссылыклар соры, тонык сары, кызыл һ.б. гади төсләр белән бизәлә. Сарайларны, аерым йортларны, кайбер җәмәгать биналарының залларын сюжетлы һәм бизәккә бай плафоннар бизи. Классицизмда бина интерьерларындагы нәкышь урыны төгәл билгеләнә. Бизәкләр плафон, гөмбәз кырыйларын урап ала. Скульптура рельефларын һәм архитектура детальләрен имитацияләү өчен, монохром «гризайль» алымы кулланыла. Бинаның композициясендә скульптурага катгый урын бирелә: рельефлар — фронтоннар тимпаннарында, аттикларда, фасад куышларында; статуар скульптура бина түбәсенең очында, төп ишек баскычларында урнаштырыла.

Регуляр төзелештә кулланышы

Шәһәрләрдә атаклы кешеләргә һәйкәлләр куела башлый. Илдәге урбанизация процессында губерна, өяз шәһәрләре һәм штатка кермәгән шәһәрләрнең планы, регуляр нигезгә ярашлы рәвештә, өр-яңадан төзелә. Яңа шәһәрләр регуляр план буенча корыла. Шәһәрләрнең планын үзгәрткәндә яки яңа төзелешләр башланган вакытта, торак һәм җәмәгать биналары «үрнәк» типтагы проектлар буенча төзелергә тиеш була. XIX йөз башында Петербургта, әүвәлге классицизмның беренче «үрнәк» проектлары нигезендә, классицизм стилендәге төрле типтагы бина һәм корылма проектларының альбомнары («дәфтәрләре») әзерләнә. Алар, шәһәрләр һәм торак пунктларны регуляр план буенча төзү өчен, губерна һәм шәһәр идарәләренә җибәрелә.

Классицизм чорында барлыкка килгән шәһәр үзидарәсе яңа типтагы җәмәгать корылмаларын: кабулханәләр, мәхкәмә, казначейство, дворяннар һәм сәүдәгәрләр җыены биналарын төзүне шарт итеп куя. Алар катгый классицизм стиленә хас симметрияле композицияләр, планлаштырудагы чишелешләрнең гадилеге, пилястра рәвешендәге ордер структурасы кулланылу һәм бизәкләрнең бөтенләй диярлек булмавы белән аерылып торган «үрнәк» проектлар буенча торгызылалар.

Классицизм стиле театрлар, музейлар, китапханәләр, университетлар, храмнар, гыйбадәтханәләр тибындагы биналарны корганда иң көчле үсеш чорын кичерә.

Казандагы үрнәкләре

Классицизмның Россия башкалалары архитектурасында барган барлык үзгәрешләре Казанда һәм губерналарда да чагылыш таба. Казан өчен регуляр генераль план төзелә (1768, архитектор В.И.Кафтырев), шәһәр 50 елдан артык шуның буенча корыла. Бу чорда Казанда шәһәрнең расланмаган беренче регуляр планын эшләгән архитектор А.В.Квасовның торак йортларга нисбәтле классицизм стилендәге «үрнәк» проектлары барлыкка килә. Әлеге «үрнәк» проектлар буенча беренче йортлар Болак ярлары буенда төзелә. Казандагы әүвәлге классицизм стиле биналары барокконың кайбер сыйфатларыннан арынып бетми. Аларны классицизм сыйфатлары булган соңгы барокко стиле яки соңгы бароккога якын классицизм дип тә карарга мөмкин: Мәрҗани мәчете, Дүрт Евангелист чиркәве, Адмиралтейство конторасы комплексы һ.б.

Барокко элементларыннан арынгач, классицизм ордер кагыйдәләрен саклаган катгый, ачык аңлаешлы стильгә әйләнә. И.Е.Старов проекты буенча катгый классицизм стилендә Казан Богородица хатын-кызлар монастыре соборы, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе төзелә. Гостиный двор классицизм стилендәге күренекле ансамбльләрдән санала. «Александр дәвере» классицизмы университет шәһәрчеге ансамблендә чагылыш таба.

Казан губернасында классицизм стилендә күп кенә дворян утарлары төзелә, иң билгелеләре: Спас өязендәге Антоновка авылында Мусин-Пушкиннар (XVIII йөз ахыры — XIX йөз башы) һәм Кураловодагы Молоствовлар (XIX йөзнең 1 нче яртысы) утарлары.

Казанда классицизм стилендәге беренче һәйкәл 1847 елда университет шәһәрчеге ишегалдында Г.Р.Державинга куела. Триумфаль аркалар Иван мәйданында, Мәскәү трактыннан шәһәргә кергән җирдә күтәрелә. Классицизм чорында шәһәргә керү урыннарында ордер формаларын файдаланып капкалар һәм заставалар төзиләр.

Архитектура өлкәсендә регламент билгеләү гамәле дини корылмаларга да кагыла. XIX йөз башыннан гыйбадәтханәләрнең рәсми расланган «үрнәк» проектлары үз көченә керә. Алар катгый күләмнәре, ордерлы портиклары һәм ярымшар рәвешендәге гөмбәзләре белән аерылып торалар, еш кына нечкә шпильгә беркетелгән хач белән тәмамланалар.  

Чистайдагы Никола соборы, Алабугадагы Покров-Богородица чиркәве һәм Никола чиркәве классицизмның дини архитектура истәлекләреннән санала. Классицизм чорындагы гыйбадәтханәләрнең яңа төре түгәрәк формада була, портиклар һәм люкарналар белән кушылган пирамида формасындагы корылмалар гыйбадәтханәләр төзелешендә яңалык булып тора (к. Рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсе). XVIII йөз ахырыннан классицизм стилендә мәчетләр һ.б. биналар төзелә башлый. Пороховой бистәсе беренче мәчете, Галиев мәчете, Зәңгәр мәчет, костёл, Казан шәһәр хастаханәсе мәгълүм. Борынгы Казанның бөтен үзәк өлеше классицизм чорындагы шәһәр төзелеше истәлекләренә карый. XIX йөзнең уртасыннан эклектика кысаларында соңгы классицизм стилендәге биналар салу дәвам итә (күбесенчә торак йортлар). Архитекторлар П.Г.Пятницкий, М.П.Коринфский, А.К.Шмидт, Ф.И.Петонди Казанда һәм губернада күренекле осталардан саналалар.

Әдәбият

Егерев В.В. Классицизм в казанском зодчестве. К., 1958;

История русской архитектуры. СПб., 1994.

Автор — Х.Г.Надыйрова