Биографиясе

1937 елның 26 августында хәзерге Яшел Үзән районы Норлат авылында туган.

1959 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. С.А.Альтшулер шәкерте. 1962 елдан теоретик физика кафедрасында, профессор (1978).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисемнәрдә спин-челтәр релаксациясенә карый.

Ике баскычлы релаксация процесслары теориясен төзи (кара: Орбах – Әминов процессы); кристалларда күзәтелә торган люминесценциянең мультиплетара тармаклану коэффициенты анизотропиясе сәбәпләрен ачыклый; диэлектрик Ван Флек парамагнетикларында релаксация күренешләре теориясен җентекләп төзи.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә. ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2006).

Хезмәтләре

К теории спин-решеточной релаксации в парамагнитных ионных кристаллах // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1962. Т.42.

Ядерный магнитный резонанс в редкоземельных ван-флековских парамагнетиках // Успехи физических наук. 1985. Т.147 (автордаш).

Физика и спектроскопия лазерных кристаллов. М., 1986 (автордаш).

Магнитный резонанс и релаксация в диэлектрических кристаллах редкоземельных соединений // Sov. Sci. Rev. A. Phys. 1990. Т.14 (автордаш).

Магнитные свойства неметаллических соединений лантанидов // «Handbook on the Physics and Chemistry of Rare Earths». Amst. 1996. Т.22 (автордаш).

Автор – Р.Г.Усманов