Чыгу урыны һәм вакыты

1995 елның октябреннән Казанда рус телендә нәшер ителә.

Оештыручылары — РМАнең Профессиональ белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институты, Социаль белем бирү академиясе.

Исеме өстәмә рәвештә «Методология, теория, практика» аныкламасы белән тулыландырыла.

2003 елга кадәр «Профессиональное образование» дигән исем белән чыга.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — П.Н.Осипов, Г.В.Мөхәммәтҗанова.

Юнәлеше

Журналда өзлексез профессиональ белем бирү системасының барлык бүлекләрен дә үстерү, гомуми һәм профессиональ белем бирү бергәлеге, гомумдөнья стандартларына туры килгән заманча белгечләр тәрбияләү мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр басыла.

Төп бүлекләре: «Теория һәм методология», «Профессиональ белем бирү», «Югары белем», «Социаль тәрбия», «Педагогика һәм психология», «Чит илләр тәҗрибәсе», «Мәгариф тарихы» һ.б.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.