Биографиясе

1914 елның 11 апреле, Одесса шәһәре — 1998 ел, Казан.

1939 елда Ленинград университетын тәмамлаганнан соң, Оптика институтында эшли (Ленинград шәһәре).

1951 елдан Пермь педагогия институтының гомуми физика кафедрасы мөдире, 1955 елдан Пермь университетының эксперименталь физика кафедрасы мөдире. 1957–1990 елларда «Тасма» ҖБнең Казан химия-фотография сәнәгате фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институтында, фотография процесслары лабораториясе мөдире (1957–1984). Бер үк вакытта, 1957–1971 елларда, Казан университетында, гомуми физика кафедрасы мөдире (1965–1967).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фотография процесслары физикасына карый.

Мейкляр фотография катламнары люминесценциясе һәм фотоүткәрүчәнлеге алымы ярдәмендә яшерен фотографик сурәт барлыкка килү механизмын ачыклый. Электр кыры тәэсирендә фотокатламнарның сизгерлеген арттыру алымын эшли. Астрономия, фототелеграфия өчен фотография тасмалары эшли һәм җитештерүгә кертә.

Бүләкләре

СССР МС бүләге лауреаты (1950). Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш медале, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Физические процессы при образовании скрытого фотографического изображения. М., 1972.

Автор — Р.Г.Усманов