Тарихы

1680 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлеклекчелек, шулай ук такта яру кәсепчелеге тарала.

XIX йөз ахырында авылда мәчет, мәктәп (1825 елда ачыла), тегермән эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1051,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Юраш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Кызыл Татарстан” колхозы оештырыла, 1950 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә, 1960 елдан соң Ленин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Юраш” җитештерү хуҗалыгы кооперативы, 2000 елдан “Юраш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Яңа Юраш” агрофирмасы” ябык акционерлык җәмгыятендә (2006 елдан) эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 г. – 372,
1887 г. – 581,
1905 г. – 710,
1920 г. – 785,
1926 г. – 822,
1938 г. – 491,
1949 г. – 229,
1958 г. – 180,
1970 г. – 132,
1979 г. – 64,
1989 г. – 37,
2002 г. – 39,
2010 г. – 51,
2017 г. – 31 кеше (татарлар – 93,6%, руслар – 6,4%).