Европа һәм Азиядә иң күп таралган күбәләкләрнең берсе.

Канат җәеме 56–85 мм, кара бизәкле сары төстә, арткы канатларында зәңгәр чокырчык һәм берәр кызыл тап бар. Елга 2 тапкыр: май–июнь (язгы буын), июль–август (җәйге буын) айларында оча. Кышны курчак стадиясендә үткәрә. Гусеницалары зур, яшел төстә, аркылы кара буйлы һәм кызыл нокталы; чатыр чәчәклеләр семьялыгындагы үсемлекләрдә яшиләр. Башы артында, тыныч халәттә күренми һәм ярсуланганда көчле исле агулы сыекча бүлеп хәрәкәтләнүче чәнечкесыман бизе бар.

РФнең һәм ТРның Кызыл китабына кертелгән.