Европа, Азия, Африка, Австралиядә очрый. ТР территориясендә 5 төре бар. Саз шәфәкъ чыпчыгы (A.palustris) һәм бурсык чыпчык (A.schoenobaenus) — һәр җирдә; миләш чыпчыгы сыман камыш чыпчыклары (A. arundinaceus), бакча шәфәкъ чыпчыгы (A.dumetorum) — сирәк төрләр; әйләнчек камыш чыпчыгы (A.paludicоla) очып китү, кайту чорларында очрый.

Республика территориясе буенча миләш чыпчыгы сыман камыш чыпчыкларының оялау ареалының төньяк чиге үтә. Күчмә кошлар. Май аенда очып киләләр. Зур сазлыкларда, елга тугайларында, сулык ярлары буенда оялыйлар.

Камыш чыпчыкларының озынлыгы 10–20 см, авырлыгы 30 г га кадәр. Сыртында каурыйлары кызгылт-көрән, түше кызгылт-ак. Томшыгы чагыштырмача нечкә. Күп кенә төрләренең авыз почмагында кыллар бар. Түгәрәкләнеп килгән койрыклы. Ояларын берничә вертикаль сабакка асып, тирән касә яки кәрзин рәвешендә куе булып үскән куаклар, камыш, курак арасында ясыйлар. Кара таплы аксыл 4–6 йомырка сала. Бөҗәкләр, үрмәкүчләр вак моллюсклар белән туклана. Кышлау өчен сентябрьдә очып китәләр.

Саз шәфәкъ чыпчыгы