1930 елда 201 нче Актаныш совхоз поселогы буларак нигез салына, хәзерге исемен 1935 елдан йөртә.

Административ-территориаль буйсынуы

Оештырылган көненнән Актаныш районында. 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Киров авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда Киров исемендәге совхоз составына Бишкомач, Качкын, Колын, Луговой, Иске Айман, Олы Имән, Усы, Чиялек торак пунктлары керә. 1994 елда Киров исемендәге совхоз җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелә. 2003 – 2006 елларда Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Поселокта коры сөт ясау заводы эшли (1973 елдан).

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (бина 1984 елда төзелә), мәдәният йорты, район сәнгать мәктәбе филиалы (2007 елдан, Иҗтимагый үзәк бинасында), китапханә, балалар бакчасы. Фельдшер-акушерлык пункты, “Нур” мәчете бар (2003 елдан).

Мәдәният йорты каршындагы театр (1985 елдан, 2016 елдан – халык театры), “Дуслык” бию ансамбле эшли (2010 елдан, 2017 елдан – халык бию ансамбле, икесенең дә җитәкчесе – А.Ф.Хуҗина).

1984 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (экспозиция мәйданы 37 кв.м), экспозиция төбәк тарихына багышлана.

Күренекле кешеләре

М.М.Мәхмүтов (1949 туган туган) – ТРның атказанган энергетигы;

Д.Х.Салихов (1959 елда туган) – драматург, драма актеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Язучылар берлеге рәисе (2016 елдан).

Халык саны

1938 елда – 627,
1949 елда – 504,
1958 елда – 1068,
1970 елда – 1295,
1979 елда – 1302,
1989 елда – 1112,
2002 елда – 1003,
2010 елда – 977,
2015 елда – 976 кеше (татарлар – 97,2%, руслар – 1,4%, марилар – 0.6%, әрмәннәр – 0,6%, башкортлар – 0,2%).