Игәнә елгасының сул кушылдыгы (Минзәлә елгасы бассейны).

Озынлыгы 17,8 км, бассейнының мәйданы 124,4 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Мусабай Заводы авылыннан 2 км көнчыгыштарак, тамагы Теләнче Тамак авылы кырыеннан (читеннән) төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 179 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Инешнең 0,5 тән 7,3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Инеш ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының уртача күпьеллык чыгымы 0,09 м3/с.

Су язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Инеш бассейнында гомуми күләме 0,65 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.