Биографиясе

1936 елның 7 августы, Үзбәкстан ССРның Коканд шәһәре – 2004 елның 25 июне, Казан.

1966 елда Казан консерваториясен (З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый.

1963–1976 елларда Татар опера һәм балет театры, 1976–1988 елларда Татар филармониясе солисткасы.

1969–2001 елларда Казан консерваториясендә укыта.

Шәкертләре арасында Г.Ибушев, З.Хәйретдинов, И.Сафин, Л.Әхмәтова, А.Ланцовлар бар.

Иҗаты

Төп партияләре: Сусылу («Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи), Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Татьяна («Евгений Онегин», П.И.Чайковский), Наташа («Су кызы», А.С.Даргомыжский), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе) һ.б.

Ә.Г.Заһидуллинаның иҗади йөзен югары вокаль культура, татар, Көнбатыш Европа, рус композиторлары җырларын һәм романсларын, опера партияләрен, татар халык җырларын ихлас күңелдән тәэсирле итеп башкаруы аерып тора.

Җырчының концерт репертуарын 600 гә якын әсәр тәшкил итә.

Филармония һәм театр труппасы составында Россия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә була, радио һәм телевидениедән чыгышлар ясый.

Авторлар – А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова