Тарихы

1740 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Покров, Сурончаг исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык,тегүчелек һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциясе була; Покров чиркәве (1817 елда төзелә; өлешчә сакланган, ампир стилендә дини архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1877 елдан), земство китапханәсе (1908 елдан), 6 кибет, җомга саен базар, сәүдә урыны (Изге Троица көнендә, 29 июнь һәм 1 октябрьдә) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3712,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Яңа Маҗын авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1950 елда “Возрождение” колхозы (Никольский Суранчак авылы) составына керә, 1967 елда – “Урожайный” совхозына берләштерелә (үзәк утары), 2001елда – “Урожайный” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елда “Родные края – Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мөслим районы) составына керә.

Халкы күбесенчә агрофирмада, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда дүртьеллык мәктәп ачыла, 1953 елда – җидееллык, 1961 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1964 һәм 1988 елларда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1957 елдан, 2005 елдан яңа бинада), китапханә, “Ромашка” балалар бакчасы (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан яңа бинада) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Яңа Маҗын туктаулыгы (мезолит) һәм II Яңа маҗын туктаулыгы (соңгы бронза дәвере), I Яңа Маҗын авыллыгы (Кушнаренко культурасы) һәм II Яңа Маҗын авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

А.А.Аксёнова (1940–2017) – терлекче, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXV съезды делегаты, Октябрь Революциясе ордены кавалеры;

В.А.Конов (1976 елда туган) – журналист, телевидениедә алып баручы, спорт комментаторы, “Р Спорт” спорт яңалыклары агентлыгы баш мөхәррире (1998–2017 елларда), “Беренче канал”ның спорт тапшырулары дирекциясе баш мөхәррире (2017 елдан);

В.Я.Кузнецов (1941–2011) –дзюдо һәм самбо буенча СССРның атказанган спорт остасы, ирекле һәм грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, көрәш буенча унбер тапкыр СССР чемпионы, Олимпия уеннарында көмеш медаль иясе.

Халык саны

1859 елда – 609,
1870 елда – 859,
1884 елда – 964,
1897 елда – 1279,
1906 елда – 1413,
1913 елда – 1564,
1920 елда – 1503,
1926 елда – 1473,
1938 елда – 827,
1949 елда – 629,
1958 елда – 609,
1970 елда – 671,
1979 елда – 551,
1989 елда – 446,
2010 елда – 345,
2017 елда – 327 кеше (руслар).