Мәкаләдә археология материаллары нигезендә төрки-татарларда язу үсешенең түбәндәге этаплары аерып күрсәтелә: борынгы төрки, хәзәр-болгар, мөселман Идел буе болгары, Алтын Урда һәм татар ханнары чоры. Төрки-татарлар борынгы заманнардан җәмгыятьнең элита өлешенә генә түгел, ә бәлки киң күләм халыкка хезмәт иткән югары дәрәҗәдәге язуга ия булалар.

Археология материаллары нигезендә төрки-татарларның язу этапларын эзлекле рәвештә өйрәнү аларның үсешен аерым чорларга берникадәр башкача күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алар аерым дәүләт берәмлекләренең хронологик кысалары белән бик туры килмиләр. Бер әлифбадан икенчесенә күчү этапларын күзәтергә мөмкин.

Сылтама ясау өчен: Давлетшин Г.М. Этапы письменности тюрко-татар (на основе археологических материалов) // Научный Татарстан. 2009. №2. С.132–145.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гамирҗан Миргаҗан улы Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы, профессор.