Биографиясе

1926 елның 22 апреле, Чистай кантоны Черёмухово авылы — 2011 елның 26 гыйнвары, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1949), Кызыл Армия районының Изгар участок хастаханәсендә хирург һәм баш табиб булып эшли.

1951 елдан Яшел Үзән шәһәр хастаханәсе хирургы һәм баш табибе.

1952 елдан өлкә сәламәтлек саклау бүлегенең Чистай дәвалау-профилактика секторы башлыгы.

1953 елдан Бөгелмә шәһәре сәламәтлек саклау бүлеге мөдире, шәһәр хастаханәсе баш табибе.

1961–1987 елларда ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

1987 елдан Республика сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе урынбасары.

1994 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге мөхәррире.

Хезмәтләре Татарстан медицинасы тарихына карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

История медицины Татарстана в лицах. К., 1997;

Очерки истории медицины Татарстана (до 1917). К., 2005 (автордаш).