Биографиясе

1804 ел, Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе Архангельский заводы, башка мәгълүматлар буенча Аскын заводы – 1880 елның 29 гыйнвары, Казан шәһәре.

Оренбург руханилар семинариясен (1826 ел), Мәскәү руханилар академиясен (1830 ел) тәмамлый. Үзлегеннән фарсы һәм гарәп телләрен өйрәнә.

1830–1849 елларда Саратов руханилар семинариясендә (укучылар арасында – Н.Г.Чернышевский һәм публицист Г.Е.Благосветлов) тарих, яһүд, грек һәм татар телләрен укыта.

1849–1862 елларда Казан руханилар академиясендә татар һәм гарәп телләрен укыта. 1849 елдан православие гыйбадәтләрен татар теленә тәрҗемә итү комиссиясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Гомеренең Саратов чорында Идел буе халыкларының этнографиясен өйрәнә. Алтын Урданың Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдид һәм Үкәк шәһәрләрендә тарихи-археологик һәм нумизматик тикшеренүләр үткәрә, анда табылган Алтын Урда акчалары тупланмасының исемлеген төзи.

1848 елда Ибне Фазланның руслар турындагы хикәятенең Х.Д.Френ бастырган текст нигезендә тәрҗемәсен басмага әзерли.

Татар һәм төрки телләр белеме буенча «Татар грамматикасы» («Татарская грамматика»), «Рус телендә татар-монгол сүзләрен тарихи-филологик аңлату» («Историко-филологическое объяснение татарско-монгольских слов в русском языке»), «А.Троянскийның 2000 тирәсе китап һәм халык теле сүзләре өстәлгән татарча сүзлеге» («Татарский словарь А.Троянского с дополнениями до 2000 слов книжного и народного языка»), «Татар теленең синоним сүзләр җыентыгы» («Свод синонимических слов татарского языка») хезмәтләре (Казанда 1856 елның 5 июнь янгыны вакытында югалалар) авторы. Саратовта һәм Казанда Хива ханы һәм тарихчы Әбелгазый Баһадур ханның «Төркиләрнең нәсел шәҗәрәсе» әсәренең төп язмасын өйрәнеп тәрҗемә итә.

Гомеренең Казан чорында исламны өйрәнү белән шөгыльләнә. Коръәнне (1877 ел) һәм «Коръән тәрҗемәсенә кушымталар»ны (1879 ел) рус теленә тәрҗемә итә, хәдисләрне өйрәнә.

Хезмәтләре Идел буе һәм Алтын Урда тарихына, нумизматика, археология, этнографиягә карый.

Хезмәтләре

Исследование о месте Сарая, столицы Кипчакской Орды // Уч. зап. Казан. университета. 1842. Т. 2.

История Абуль-Гази // Библиотека восточных историков, издаваемая И.Березиным, профессор Казан. университета. Казань, 1854. Т. 3, ч. 1.

Путевые записки двух Хаджиев: 1751 и 1783 года. Казань, 1862.

Сведения о Коране, законоположительной книге мохаммеданского вероучения. Казань, 1884.

Очерки внутреннего состояния Кипчакского царства // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1896. Т. 13, вып. 3.

Әдәбият

Крачковский И.Ю. Чернышевский и ориенталист Г.С.Саблуков // Избр. соч. М.–Л., 1955. Т. 1/

Библиогр. словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1989/

Валеев Р.М. Из истории Казанского востоковедения середины – второй половины XIX в.: Гордий Семёнович Саблуков – тюрколог и исламовед. Казань, 1993.

Автор – Р.М.Вәлиев