Тарихы

Авыл 1738 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

1870 елгы чыганакларга караганда авылда мәчет (1816 елдан билгеле), мәктәп, 4 җил тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1844 дисәтинә тәшкил итә (1913 елда – 1377).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан ─ Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Теләкәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елларда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла. 1958 елда “Радио” колхозы (Иске Теләкәй авылы) составында, соңрак “Маяк” колхозы итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, мәчет бар (2013 елдан).

Халык саны

1795 елда – 234,
1859 елда – 548,
1870 елда – 585,
1884 елда – 652,
1897 елда – 697,
1906 елда – 662,
1913 елда – 767,
1920 елда – 740,
1926 елда – 662,
1938 елда – 560,
1949 елда – 404,
1958 елда – 365,
1970 елда – 368,
1979 елда – 340,
1989 елда – 215,
2002 елда – 189,
2010 елда – 182,
2015 елда – 168 кеше (татарлар).