Тарихы

Поселок XVIII йөздә Кама артының билге салынган чигендә йомышлы кешеләр тарафыннан нигез салына. 1830 елларда алар дәүләт крәстияннәре составына керә.

1903 елга кадәр – поселокның дин тотучылары Минзәлә шәһәренең Николай чиркәве приходына, соңрак Иске Ашпала авылының Покров чиркәве приходына карый.

Өязнең башка торак пунктлары халкыннан аермалы буларак, поселокта яшәүчеләр җир белән яхшырак тәэмин ителгән була (1913 елда анда 6 хуҗалыкта – 10–15, 7 хуҗалыкта – 20–30, 8 хуҗалыкта – 30–40, 9 хуҗалыкта 40 дисәтинәдән артык җир була).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Маҗын волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Коноваловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Буревестник” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Будённовец” колхозы, 1970 елдан – “50 лет Татарии” совхозы, 2004–2008 елларда – “50 лет Татарии” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1870 елда – 96,
1913 елда – 197,
1920 елда – 227,
1926 елда – 248,
1938 елда – 223,
1949 елда – 154,
1958 елда – 156,
1970 елда – 138,
1979 елда – 88,
1989 елда – 61,
2002 елда – 64,
2010 елда – 48,
2017 елда – 61 кеше (руслар, татарлар).