Эчтәлек

Конструктивизм стилен аеруча ачык чагылдырган корылмаларның берсе. 1933–1935 елларда Мәскәү архитекторы С.С.Пэнның конкурс проекты буенча төзелә.

Матбугат йорты комплексы эчке ишегалды тирәли урнашкан һәм җитештерү, сәүдә, административ, хуҗалык-склад биналары кергән 4 комплекстан тора. Сузынкы фасады белән Бауман урамына чыгып торган төп корпусы конструктивизмның төп стилистик билгеләрен чагылдыра: яссы түбәләр, колонналы портикның эченә тайпылган беренче кат, ярымтүгәрәк баскыч җәмбеле вертикале, тасма сыман тәрәзәләр. Матбугат йортының төп корпусы Муса Җәлил урамын кисеп тора, шуның өчен 1 нче кат аша үтеп китү юлы төзелгән.

Реконструкцияләү өчен ябылганга кадәр (2007 ел) комплекста Татарстан китап нәшрияты, «Полиграфия-нәшрияты комбинаты» ДУП, «Матбугат йорты» ҖЧҖ, «Мәгариф» нәшрияты, Китап палатасы, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе һәм башкалар эшләп килде.

Хәзерге вакытта бинада «Ногай» кунакханә комплексы урнаша.

Әдәбият

Остроумов В.П. Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. Казань, 1978.

Автор –Т.Р.Закирова