Биографиясе

1918 ел, хәзерге Мари Республикасы, Бәрәңге районы Портчара авылы – 1943 елның 27 ноябре, Запорожье өлкәсе, Вольнянский районы Капустяный авылы.

Колхозда эшли.

Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1943 ел).

1938 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 185 нче гвардия укчы полкның (12 нче армиянең 60 нчы гвардия укчы дивизия) укчы взвод командиры.

Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943 ел).

1943 елның 26 октябрендә Запорожье шәһәре янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: дошман траншеясына беренче булып бәреп керә, сугышта рота командирын алыштыра, дошманның 13 контрһөҗүмен кире кайтара. Шуннан соңгы сугышларның берсендә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 3;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.