Тарихы

1646 елдан Азбердеевская Пустошь буларак мәгълүм. Җирле халык арасында ике исеме таралган: 1) Чиябашы (Шыя-башы) – “Шыя” елга һәм “Баш” башланган урыны; 2) Никифирово, авыл халкын беренче чукындыручы хөрмәтенә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1895 елда авылда Л.К.Хрщонович проекты буенча Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин акчасына, миссионер В.Т.Тимофеев башлангычы белән Никола чиркәве төзелә (бик нык үзгәртелгән хәлдә сакланган, гыйбадәтләр татар телендә бара, 1930 елда ябыла, 1931 елда чиркәү бинасында клуб ачыла, 1993 елдан чиркәү яңадан эшли).

1866 елда вакытлыча файдалануга алынган крәстиян йортында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1870 елдан – В.Т.Тимофеев акчасына төзелгән аерым бинада; 1881 елда мәктәп Мамадыш земствосы карамагына күчерелә, 1887–1893 елларда эшләми; 1898 елда 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин акчасына кирпеч фундаментта яңа бина төзелә (1983 елда янып юкка чыга).

XX йөз башында авылда Никола чиркәве, земство мәктәбе, тимерче алачыгы, тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1404,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Никифорово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Яңалык” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Исхаков). 1992 (1994) елда “Яңалык” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә. 2003 елдан “Тәкәнеш” агрофирмасы” ачык акционерлык җәмгыятенең (“Тәкәнеш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең авыл хуҗалыгы предприятиесе итеп үзгәртелә) Яңалык” бүлеге.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 еллар башында авылда башлангыч мәктәп эшли, 1983 елда – төп (шул ук елда яңа бина төзелә), 1985 елда – урта, 2009 елда төп мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), мәдәният йорты (1931–1932 елларда, 1957–1988 елларда клуб элекке чиркәү бинасында, 1939 елда – яңа бина, 1988 елда – кирпечтән ике катлы мәдәният йорты төзелә) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

В.Т.Тимофеев (1836–1895) – дин эшлеклесе, миссионер-мәгърифәтче, тәрҗемәче, Казан руханилар академиясендә практикант-укытучы (1863–1893 елларда), Мамадыш өязенең Никифорово һәм Әрнәш авылларында мәктәпләр ачуны оештыра (1864–1867 елларда), керәшеннәр өчен кириллица алфавитын эшләүдә актив катнаша, 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 82 ир-ат;
1859 елда — 448,
1897 елда — 970,
1908 елда — 898,
1920 елда — 1007,
1926 елда — 990,
1949 елда — 754,
1958 елда — 1031,
1970 елда — 813,
1979 елда — 703,
1989 елда — 542,
2002 елда — 372,
2010 елда — 324,
2017 елда — 302 кеше (керәшен татарлар – 93,4%, руслар – 6,6%).