Иж елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 108 км, ТР чикләрендә – 26 км. Бассейнының мәйданы 2100 км2. Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы һәм төп агымы – Удмурт Республикасы территориясендә; елганың Бимә һәм Шихостанка кушылдыкларының тамаклары арасындагы өлеше һәм иң түбәнге агымнары – Әгерҗе районы территориясендә, тамагы – Салкын Чишмә авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 63 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Кырыкмасның 38 кушылдыгы бар. Иң зурлары: уң – Салкын Чишмә (13,2 км), Шихостанка (39,4 км); сул – Бимә (58,3 км), Кады (21,2 км), Чыкалда (17,8 км). Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 121 мм, ташу агымы катламы 99 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 1,56 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Кырыкмас бассейнында суның гомуми күләме 5,2 млн м3 булган 5 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.