Татар опера һәм балет театрының беренче опера спектакльләрен куючы.

1897 елның 1 феврале, Мәскәү — 1957 елның 20 октябре, шунда ук.

1922 елда Кече театр мәктәбен (Н.Смирнова һәм В.Пашеннаяда) тәмамлагач, шул ук театрда режиссёр һәм бер үк вакытта Мәскәүнең башка театрларында спектакльләр куючы булып эшли.

1925 елдан укытучылык эшчәнлеге алып бара, Кече театр студиясендә, Дәүләт театр сәнгате институтында, Мәскәү театр училищесендә (1949 елдан профессор) укыта.

Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә режиссёр (1934–1938).

Казанда Каверин тарафыннан Н.Җиһановның «Качкын», Ш.Гуноның «Фауст» (икесе дә — 1939), М.Юдинның «Фәридә» (1944) опералары куела.