Биографиясе

1894 елның 26 апреле, Симферополь шәһәре – 1967 елның 6 гыйнвары, Саратов шәһәре.

1919 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый; студентлык чорында Кызыл Хач җәмгыяте отрядында табиб, Зөя, Казан һ.б. шәһәрләрдә тимгелле тифны дәвалау баракларында мөдир булып эшли.

1920 елдан Казан медицина институтында, 1932 елдан нормаль анатомия кафедрасы мөдире.

1938–1965 елларда Саратов медицина институтында шул ук исемдәге кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Сөяк, кан йөреше һәм нерв системалары үзгәрүчәнлеген, пульманологияне, баш мие артерияләре анатомиясен, анатомия тарихын тикшерә. Фәнни хезмәтләре коллатериаль кан әйләнешенә, антропологиягә багышланган. Бик тарафыннан Казан медицина университетының нормаль анатомия кафедрасында борынгы чордан алып ХХ йөз урталарына кадәрге анатомия тарихына караган киң колачлы экспозиция оештырыла.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Учебный музей Казанского анатомического института. Казань, 1927.

Сподилолизис. Казань, 1934.

Әдәбият

Валишин Э.С. Казанский период жизни и деятельности профессора Вадима Иосифовича Бика // Макро- и микроморфология: Межвузовский сборник научных работ. Саратов, 1999. Выпуск 4.

Автор – Э.С.Вәлишин