Эчтәлек

Татар ханлыкларында Барын ыругы вәкилләре аерым бер даруга идарәчеләре була, шунда үз җир-биләмәләре дә керә.

Гадәттә, ыруг башлыгы хан диваны әгъзасы да була. Барын ыругы дан-дәрәҗәсе һәм сәяси йогынтысы буенча башка идарәче ыруглардан беркадәр калыша.

XV йөз ахырында Кырым ханлыгы диванында Барын ыругын мангыт ыругы алыштыра.

Татар ханлыклары XVI – XVIII йөзләрдә Россия тарафыннан яуланганнан соң, Барын ыругы вәкилләре нәсел биләмәләреннән мәхрүм ителә һәм сәясәт даирәсеннән читләштерелә.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследования о касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Ч. 2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Автор – И.Л.Измайлов