Биографиясе

1920 елның 1 феврале, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Тайсуган авылы – 1975 елның 19 декабре, Ташкент шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елның мартыннан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 54 нче гвардия танк бригадасында зенит-пулемет ротасының пулемет төзәүчесе (3 нче танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы). Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Орел (1943), Львов-Сандомир (1944) һәм Түбән Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 20 августында Сандомир (Польша) шәһәреннән көнбатыштарак барган сугышта батырлык күрсәтә: дошман авиациясе һөҗүме вакытында «Юнкерс-87» бомбардировщигын бәреп төшерә, яралана, әмма пулеметтан атуын дәвам итә; 1945 елның 16 гыйнварында Ченстохова (Польша) шәһәре янында бригаданың хәрби һөҗүме вакытында «Фокке-Вульф-190» истребителен бәреп төшерә; гаскәр шәһәргә таба юнәлгәндә зенит уты белән дистәгә якын гитлерчыны юк итә; 1945 елның 20–22 апрелендә Дрезден (Германия) шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итүче танк колоннасы һөҗүме вакытында кыска пулемет уты белән «Фокке-Вульф-190» самолетын яндыра, дистәдән артык пехотачыны юк итә, расчет белән бергәләп дошманның күпләп солдатын әсир ала.

1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, туган ягына кайта.

1947 елда Узгарыш кышлагына (Ташкент өлкәсе Калинин районы) күчеп китә, колхозда эшли.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Ташкент шәһәрендәге бер урам Г.С.Сәләхетдинов исемен йөртә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин