А.Белый һәм Г.Рәхимнең анализланган әсәрләрендә XX йөзнең беренче утызъеллыгында рус һәм татар әдәбиятлары өчен охшаш тенденция ачыклана – сөйләм субъекты яңа сәнгати-эстетик функцияләр белән бирелә, геройның бердәм образы тудырыла, аны автордан аерып торучы төгәл чикләр булмый. Ләкин “Петербург” романында “мин”нең билгесез модальлеге барлыкка килә, ул өченче заттан беренче затка күчү, сөйләм субъектлары һәм хәрәкәтләренең көтелмәгән алмашуы, персонажларның фикерләре арасында төгәл булмаган чикләр хисабына үзгәрә. Ул трансформацияләр текст төзелешендә автор тарафыннан аңлы рәвештә, аның эстетик бурычларына туры китереп кулланылган сәнгать алымы буларак файдаланылалар.

Рус модернизм тарадарлары әсәрләрендәге субъект метаморфозларына Г.Рәхим повестында, шулай ук ул чорның башка татар язучылары әсәрләрендә, автор һәм геройның субъект планнарының үзара тәэсирен һәм кушылуын чагылдыручы тиңләштерү һәм эмпатиягә юнәлгәнлек каршы тора.

Сылтама ясау өчен: Аминева В.Р., Ибрагимова Л.Г. Типы субъектных ситуаций в романе А.Белого «Петербург» и повести Г.Рахима «Идель» // Научный Татарстан. 2012. №3. С.141–153.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Венера Рудаль кызы Әминева, филология фәннәре докторы, доцент; Ләйсән Галиәхмәт кызы Ибраһимова, соискатель.