Хатын милке булып санала һәм, кайбер очраклардан тыш, кире кайтарып бирелми. Татарларда мәһәргә, икътисади шартларга һәм гореф-гадәтләргә карап, билгеле күләмдә акча, кием-салым, йорт кирәк-ярагы, хуҗалык төзелеше әйберләре, терлек-туар керә.

Мәһәрнең микъдары һәм күләме якларның килешүе буенча билгеләнә. XIX йөздә ярлылар өчен мәһәрнең хакы 30–500 сум чикләрендә үзгәреп тора, бай тормышлы татарларда 1 мең сумга кадәр җитә.

Совет чорында мәһәр үзенең беренчел мәгънәсен югалта һәм, башлыча, йола буларак саклана.

Әдәбият       

Семейный быт и праздники // Татары. М., 2001.