В.П.Глушко – СССР Фәннәр академиясе академигы (1958; мөхбир әгъза 1953). Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1956, 1961). Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы (1976). 1966–1976 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Биографиясе

1908 елның 2 сентябре, Одесса шәһәре – 1989 елның 10 гыйнвары, Мәскәү.

1929 елда Ленинград университетының физика-математика факультетын тәмамлый, 1933 елга кадәр Газодинамика лабораториясендә (Ленинград), электроракета, сыек ягулыклы ракета двигательләре төзү бүлеген оештыра һәм җитәкли.

1934 елда В.П.Глушко Ракета фәнни-тикшеренү институтын оештыра (Мәскәү), анда С.П.Королёв конструкциясендәге канатлы ракетада файдалану өчен ОРМ-65 двигателе төзелә һәм сынала (1936).

1938 елда репрессияләнә.

1939–1940 елларда – 82 нче Тушино авиация моторлар төзү заводы каршындагы махсус төрмәдә, 1940–1941 елларда 16 нчы Казан авиация моторлары заводындагы (хәзер Казан моторлар җитештерү берләшмәсе) 28 нче махсус бүлектә тотыла. Биредә В.П.Глушко җитәкчелегендә илнең Хәрби-һава көчләре самолетларына сыек ягулыклы ракета җайланмалары проекты кабул ителә.

1941–1944 елларда самолетлар өчен сыек ягулыклы ракеталар эшләү буенча баш конструктор, 1944–1946 елларда махсус двигательләрнең аерым конструктор бюросында баш конструктор, 1945 елда Казан авиация институтында ракета двигательләре кафедрасы мөдире.

1946–1966 елларда В.П.Глушко 456 нчы аерым конструктор бюросы, хәзерге «Энергомаш»та конструктор бюросы (Мәскәү өлкәсе, Химки шәһәре) баш конструктор.

1974 елдан «Энергия» фәнни-җитештерү берләшмәсендә (Мәскәү өлкәсе Калининград шәһәре, хәзер Королев шәһәре) директор һәм генераль конструктор.

Фәнни иҗаты

В.П.Глушконың төп хезмәтләре сыек ягулыклы ракета двигательләре һәм космик аппаратлар төзү һәм үстерүнең мөһим мәсьәләләрен теоретик һәм эксперименталь тикшерүләргә багышланган. В.П.Глушко дөньяда беренче электротермик ракета двигателе, илебездә беренче сыек ягулыклы двигательләр конструкторы.

1930 елда сыек ягулыклы реактив двигатель өчен ягулык компоненты итеп азот кислотасын, азот кислотасындагы дүрт окисьлы азот эремәсен, тетронитрометанны, водород перекисен, хлор кислотасын, бериллий (водород һәм кислород белән), дары белән бериллийны, махсус кисемле соплоны һәм яну камерасын җылынудан саклау өчен цирконий диоксидын кулланырга тәкъдим итә.

1931 елда химик кабызу һәм үзлегеннән кабынучы ягулык, ракета очышы белән идарә итү өчен сыек ягулыклы двигательгә асылма кардан тәкъдим итә. 1932–1933 елларда сыек ягулыклы двигательгә ягулык бирү өчен пешкәкле, үзәктән кугыч насослар белән турбонасослы агрегатлар эшли. В.П.Глушко тарафыннан ул вакытта «тәҗрибә ракета моторлары» дип аталган сыек ягулыклы ракета двигательләре сынап карала.

В.П.Глушко җитәкчелегендә илебездәге барлык йөрткеч ракеталарда һәм күп кенә хәрби ракеталарда:

  • «Восток», «Восход», «Молния», «Союз» йөрткеч ракеталары өчен РД100-РД-103 һәм РД-108;
  • «Космос» йөрткеч ракеталары өчен РД119 һәм РД-214;
  • «Протон» йөрткеч ракеталары өчен РД253;
  • «Зенит» йөрткеч ракеталары өчен РД301, РД-120 һәм РД-171;
  • дөньяда иң куәтле сыек ягулыклы «Энергия»«Буран» йөрткеч ракеталары өчен РД170 файдаланылган куәтле сыек ягулыклы ракета двигательләре төзелә.

В.П.Глушко җитәкчелегендә 1971–1985 елларда «Космонавтика» энциклопедиясе һәм матдәләрнең күп классларының термофизик үзлекләренә караган күптомлы энциклопедик белешмәләр нәшер ителә.

Бүләкләре

В.П.Глушко – Ленин премиясе (1957), СССР Дәүләт бүләкләре (1967, 1984) лауреаты.

Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Кызыл Байрак орденнары, медальләр, шул исәптән К.Э.Циолковский исем. медаль белән (1958) бүләкләнә.

Казан, Элиста, Одесса, Калуга шәһәрләренең мактаулы гражданины.

Истәлеге

Одессада В.П.Глушконың бронза бюсты һәм истәлек такта урнаштырылган.

Казанда шулай ук истәлек такта куелган, бер урам аның исеме белән атала.

Хезмәтләре

Ракеты, их устройство и применение. М. – Л., 1935 (автордаш).

Жидкое топливо для реактивных двигателей. М., 1936. Ч. 1.

Путь в ракетной технике. М., 1977.

Развитие ракетостроения и космонавтики в СССР. М., 1987.

Әдәбият

Однажды и навсегда. Книга о Валентине Петровиче Глушко. М., 1998.

Космонавтика: энциклопедия. М., 1985.