Биографиясе

1740 ел – 1813 елның 1 мае, Казан.

Казанда сабын (6 казан, 11 эшче, елына 8550 пот сабын җитештерелә) һәм сыра кайнату заводлары, Казан губернасы Спас өязендә, Идел һәм Чулман елгаларында балык тоту промыселларына ия була. Казна подряды буенча армия өчен күлмәк һәм кием эчлеге тукымасы, итекләр һәм каешлар җитештерә.

1782–1784, 1799–1800 елларда Казан шәһәре магистраты бургомистры, 1802–1804 елларда Казан шәһәре башлыгы. Болак аша күпер салуга һәм Успение соборын төзекләндерүгә (1799 ел) акчалата ярдәм итә.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Т. 1;

Агафонов Н.Я. Казанский некрополь. Казань, [е.к.].                       

Автор – Л.М.Свердлова