Тарихы

Авыл XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Уразлина буларак билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (лашманлык хезмәтенә беркетелгән элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, умартачылык, он тарту һәм балта эше таралган була.

Мәхәллә авыл нигезләнгән вакытта ук оеша. 1823 елда яңа мәчет төзелә, 1909 елда үзгәртеп салына.

XX йөз башында мәктәп (1909 елда 46 ир бала һәм 27 кыз бала укый), 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 722 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Җәке авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1969 елдан “Уразлы” җимеш-яшелчәчелек совхозлары, 1994 елдан “Уразлы” күмәк предприятиесе (үзәк утары Олы Җәке авылында), 2001−2013 елларда “Уразлы”, “Җәке”, “Прогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр составында (сөт терлекчелеге, яшелчәчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан барсы да күпфункцияле үзәктә), мәчет (1992 елдан).

Халык саны

1782 елда — 35 ир заты;
1859 елда — 376,
1897 елда — 736,
1908 елда — 817,
1920 елда — 864,
1926 елда — 927,
1938 елда — 726,
1949 елда — 700,
1958 елда — 403,
1970 елда — 377,
1979 елда — 317,
1989 елда — 200,
2002 елда — 182,
2010 елда — 163,
2017 елда — 148 кеше (татарлар).