Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок Ширәмәт районында. 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда поселокта “Ключ Труда” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Красные Горы” колхозында (үзәк утары – Келәтле авылы), 1956 елдан – “Уңыш” колхозы (үзәк утары – Шәңгәлче), 1959 елдан – берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Шәңгәлче), 1970 елда “Знамя комунизма” совхозы, 1993 елдан “Шәңгәлче” совхозы итеп үзгәртелә.

1997 елдан “Шәңгәлче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2014 елдан “Түбән Кама” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе).

Халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнә.

Поселокта төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1938 елда – 160,
1949 елда – 160,
1958 елда – 127,
1970 елда – 154,
1979 елда – 97,
1989 елда – 42,
2002 елда – 44,
2010 елда –23,
2022 елда – 41 кеше (керәшен татарлар).