Биографиясе

1942 елның 1 гыйнвары, Арча районы Яңа Кенәр авылы – 2003 елның 6 гыйнвары, Чаллы шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлый (1965), шунда ук гамәли математика кафедрасында эшли, бер үк вакытта хисаплау һәм идарә системалары факультеты деканы (1978–1983).

1985–2003 елларда Кама политехник институтында (Чаллы): ректор (1985–1996), гамәли математика һәм информатика кафедрасы мөдире (1996 елдан).

Хезмәтләре автоматлаштырылган системалы тикшеренүләр һәм сынауларның математик тәэмин ителешенә карый.

И.Һ.Садыйков институтны аякка бастыруга һәм үстерүгә, фәнни-педагогик эшне оештыруга зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә институтның матди-техник базасы булдырыла, укыту-лабораторияләр корпусы, тулай тораклар, спорт комплексы һ.б. объектлар төзелә.

Хезмәтләре

Математическое обеспечение автоматизированных системных исследований и испытаний двигателей внутреннего сгорания. М., 1995 (автордаш).

Математическое моделирование систем массового обслуживания. Набережные Челны, 1999.