Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда 1932 елның декабреннән 1936 елга кадәр нәшер ителә, башта ай саен, аннары атнага 2 тапкыр татар телендә басыла.

Төрле елларда ТАССР Җиңел сәнәгать халык комиссариаты, ТАССР Авыр сәнәгать халык комиссариаты, Татарстан Югары Совет һәм ВЛКСМ өлкә комитеты органы, 1933 елдан «Техниканы үзләштерү өчен» җәмгыяте органы.

«Барысын да кадрлар хәл итә!» лозунгы белән чыга.

Мөхәррире — Г.Әлмиев, җаваплы сәркәтибе — А.Алиш.

 «Техника»ның максаты булып техник белемнәрне пропагандалау, укучыларны алдынгы предприятиеләр казанышлары һәм заманча техник терминология белән таныштыру, техник әдәбиятны татар телендә тарату тора.

Актив авторлары арасында — профессор Г.Камай, Казан предприятиеләренең эшчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләре Г.Вәлидов, В.Ибраһимов, Д.Локман, Х.Вәлиев, З.Мохсинов, Г.Хәкимов.

Юнәлеше

Җитәкче органнарның күрсәтмәләре басыла, югары квалификацияле милли кадрлар әзерләү мәсьәләләре яктыртыла, стахановчылар һәм җитештерү отличниклары пропагандалана, проектлар буенча техник консультацияләр гамәлгә ашырыла.

Журнал укучыларны күренекле галимнәр: Архимед, Ампер, Леонардо да Винчи, Дж. Далтонның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыра.

Алдынгыларның биографияләре һәм портретлары, уйлап чыгаручылар һәм оста кулларга булышлык итә торган материаллар басыла (1934 елда тегү машинасын төзәтүгә багышланган мәкаләләр циклы чыга).

Җитештерү процессларын механикалаштыру, Казан һәм республика предприятиеләрендә рационализаторлык тәкъдимнәре кертү мәсьәләләре турында фикер алышына.

Даими рубрикалары: «Уйлап табарга өйрән», «Радио сөюче», «Сызымнар сызарга өйрәтү», «Балалар почмагы», «Техника» редакциясе тарафыннан техник конкурслар һәм викториналар уздырыла.

1936 елда басманың 3 еллыгы билгеләп үтелә; әлеге вакыйгага багышланган санда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең, стахановчыларның, уйлап табучыларның һәм рационализаторларның чыгышлары басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев