Эчтәлек

? – 1357/58 еллар тирәсе

Җанибәк – Үзбәк хан улы. Үләр алдыннан Үзбәк үзенең варисы итеп өлкән улы Танибәкне билгели. Аксөякләр фетнәсе нәтиҗәсендә Танибәк һәм аның бертуганы Хызыр үтерелә. Ханлык тәхетенә Җанибәк утыра, ул атасының үзәк хакимиятне ныгыту сәясәтен дәвам иттерә.

Җанибәк заманында һөнәрчелек һәм сәүдә үсеше, Урданың мәмлүкләр Мисыры белән дипломатик багланышлары дәвам итә (1342).

1342 – 1347 елларда Җанибәк хан актив рәвештә вассал рус кенәзлекләре эшләрен күзәтеп тору сәясәте алып бара. 1346 елдан сәүдәнең сүрелүе, корылык, ачлык, чума эпидемиясе һәм аерым өлкәләрнең, олысларның аерылып чыгу омтылышлары нәтиҗәсендә Җанибәк ханның хакимияте көчсезләнә башлый.

1356 елга ул кыска гына вакытка хакимиятне ныгытуга һәм кайбер әмирләрнең сепаратизмын бастыруга ирешә.

1357 елда Җанибәк хан зур гаскәр туплап Төньяк Әзәрбайҗанга бәреп керә һәм Тәбриз шәһәрен ала. Улын гаскәрләр белән җитәкчелек итәргә калдырып, Җанибәк хан Урдага кайта һәм авырып үлә (кайбер мәгълүматлар буенча, улы Бирдебәк һәм бәкләр бәге Тәглу фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелә).

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом. М., 1966.

Автор – И.Л. Измайлов