Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 39,2 км. Бассейнының мәйданы 326,4 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Шилнәбаш авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Чаллы шәһәренең төньяк чигендә, Боровецкий авылы янында. Елганың түбән агымы Түбән Кама сусаклагычының терәү сулары астында. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 67 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Шилнәнең 0,4 тән 13,4 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар, иң зурлары: Калмаш (12,3 км), Бескачанка (13,4 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,64 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу вакытында су агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,046 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Шилнә бассейнында суының гомуми күләме 3,7 млн м3 булган 6 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.