Биографиясе

1919 елның 8 феврале, хәзер Мари Республикасы, Сернур районы Климино авылы — 1985 елның 20 марты, Украина ССРның Луганск шәһәре.

Иркутск хәрби авиация училищесен тәмамлый (1941).

1936–1939 елларда Казанда яши, күн фабрикасында эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 115 нче гвардия авиация истребительләре полкында эскадрилья командиры урынбасары (2 нче һава армиясенең 2 нче авиация истребительләре корпусында 7 нче гвардия истребительләр дивизиясе).

1 нче Украина фронты авиациясе составында гвардия өлкән лейтенанты Новосёлов 1945 елның апреленә 132 сугышчан очыш ясый, 29 һава сугышында шәхсән үзе — 12, ә төркем составында 5 самолётны бәреп төшерә.

Сугыштан соң СССР Хәрби Һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә.

1953 елдан запаста. Ворошиловград шәһәрендә (хәзер Луганск шәһәре) яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин