- РУС
- ТАТ
җылылык физикасы галиме, техник фәннәре докторы (1974), профессор (1975), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2002)
1930 елның 26 декабре, Казан — 2016 елның 12 гыйнвары, Казан.
1953 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, С.М.Киров исемендәге ФҖБдә (Пермь шәһәре) цех башлыгы урынбасары булып эшли.
1953–1958 елларда Пермь өлкәсендә МТС баш инженеры, директоры була.
1958 елдан Казан технология университетында, механика факультеты деканы (1970–1995), электрофизик җайланмаларның вакуум техникасы кафедрасы мөдире (1985–2002).
Баскетбол буенча халыкара категорияле судья (2000), Халыкара баскетбол федерациясе — ФИБА комиссары (1983). Төрле халыкара ярышларда, шул исәптән Олимпия уеннарында (өч тапкыр), дөнья чемпионатларында (өч тапкыр), Европа чемпионатларында (10 тапкыр) катнаша.
Хезмәтләре сыек органик тирәлекләрдә молекуляр күчешнең җылылык физикасы процессларына карый. Мөхәммәтҗанов, молекуляр һәм структур характеристикаларына бәйле рәвештә, температура һәм басымның зур аралыкларында матдәләрнең үзлекләре үзгәрүнең гомуми закончалыкларын билгели.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының (ике тапкыр), ТССР, ТРның Мактау грамоталары; «РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнә.
Теплопроводность органических жидкостей. Л., 1971;
Определение теплофизических свойств галогензамещённых углеводородов в теплопроводящем колориметре // Теплофизика высоких температур. 2004. Т. 42, № 2;
Теплоёмкость и температуропроводность водных растворов солей щелочных металлов в широком диапазоне давлений // Журн. физ. химии. 2004. Т. 78, № 5.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.