Биографиясе

1925 елның 18 гыйнвары, Ульяновск шәһәре – 2013 ел.

Драматург Т.Гыйззәтнең улы.

1943–1954 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан университетын тәмамлый (1960).

1955–1957 елларда Татпромсовет инспекторы, 1962–1965 елларда «Татарстан коммунисты» журналы хезмәткәре.

1965 елдан Казан консерваториясендә марксизм-ленинизм кафедрасы, 1977 елдан – Казан финанс-икътисад институтында философия кафедрасы мөдире.

1987 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында эшли (1997 елга кадәр философия кафедрасы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре милләтара мөнәсәбәтләр, милли идеология, сәнгатьтә миллилек һәм гомумкешелек кыйммәтләренең диалектикасы, сәнгатьчә сурәтләү чаралары һәм мәдәният тәгълиматы мәсьәләләренә карый.

Фильм сценарийлары һәм пьесалар, философия һәм эстетика буенча татар телендә уку ярдәмлекләре («Философия», т. 1-2, 2002-03; «Нәфасәт», кит. 1, К., 2004, кит. 2, К., 2006) авторы.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Национальное и интернациональное в советском обществе. Казань, 1974;

Национальная идеология: В 2 т. М., 1999;

Тази Гиззат. Казань, 2000.

Әдәбият

Алексеев П.В. Философы России XIX-XX столетий. М., 2002.