Эчтәлек

Маклашеевка каберлеге табылдыклары. Болгар культурасы

Утка елгасының (Идел елгасының сул кушылдыгы) түбән агымы буенда, Спас районының элеккеге Маклашеевка авылы янында урнашкан. Маклашеевка комплексы истәлекләре хакындагы беренче мәгълүматлар XIX йөздә тарала башлый. Истәлекләр П.А.Пономарёв (1882, 1897), А.А.Спицын (1898), А.В.Збруева (1939), А.Х.Халиков (1961–1962), Е.А.Халикова, Р.Г.Фәхретдинов, Е.П.Казаков, П.Н.Старостин (1960–1980 еллар) һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Маклашеевка комплексына бронза һәм тимер гасырларга нисбәтле 20 дән артык археологик истәлек керә. Маклашеевка I шәһәрлегендә болгар чоры урлары һәм чокырлары (X йөз ахыры — XIII йөзнең 1 нче яртысы), Маклашеевка II шәһәрлегендә бронза гасырның соңгы этабына һәм элгәреге тимер гасырга, Имәнкискә һәм Болгар культураларына караган культура катламнары ачыклана.

Шәһәрлек янында 1960 һәм 1990 елларда бронза сынлы йозаклар (кара Маклашеевка җайдаклары), 1990 еллар ахырында VI йөзнең 2 нче яртысы — VII йөзгә караган көмеш әйберләр (аеллар, бил каешы бизәмәләре, тагылмалар) хәзинәсе табыла.

Маклашеевка җайдаклары

Имәнкискә культурасының Маклашеевка IV һәм V каберлекләрендә 170 тән артык кабер тикшерелә. Аларда яндырылган кеше сөякләре, балчык савыт-саба ватыклары, янган бизәнү әйберләре, кием детальләре табыла. Каберлекләрнең берсендә йолалар башкару чокыры була, анда атның баш сөяге һ.б. сөякләре күмелүе ачыклана.

Маклашеевка каберлеге табылдыклары. Имәнкискә культурасы

Әдәбият

Невоструев К.И. О городищах древнего волжско-булгарского и Казанского уезда в нынешних губерниях Казанской, Симбирской и Вятской // Тр. Первого археол. съезда. М., 1871. Т. 1;

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. К., 1877;

Спицын А.А. Заметки из поездки 1898 года // Изв. археол. комиссии. СПб., 1916. Вып. 60;

Старостин П.Н. Памятники именьковской культуры // Свод археол. источников. 1967. Вып. 32;

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и её территория. К., 1975.

Автор — П.Н.Старостин