Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында сарай җирләрендә нигез салына. Беренче исеме – Починок Матюшкин. 1693 елда дворян Нарышкиннарга шәхси милек буларак бирелә, 1880 еллардан маркиз Паулуччилар милкендә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук таш чыгару һәм эшкәртү кәсепчелеге тарала.

1887 елда катнаш бер сыйныфлы земство укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, үз бинасында урнаша (1890 елда – 28 ир бала һәм 3 кыз бала, 1895 елда – 17 ир бала һәм 10 кыз бала, 1900 елда 22 ир бала һәм 14 кыз бала, 1915 елда 40 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

XX йөз башында җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 684 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Иоанн-Предтеча чиркәве приходына (Ключище авылы) керә. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (51 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташёвка волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар азагында – “20 лет Октября”, 1931 елда Бубнов исемендәге, 1950 елларда “Волга” колхозлары оештырыла. 1953 елда аның составына “Красный ключ” (Ключище авылы), 1958 елда – Тукай исемендәге (Яңа Болгар авылы) һәм Мичурин исемендәге (Ташкабак авылы) колхозлар керә.

1970 елдан авыл ХХIII партсъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы) составында (1998–2001 елларда – “Азат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2002–2007 елларда – “Октябрьский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

1968 елдан авыл янында зур известь карьерын сәнәгый эшкәртү бара.

Халкы “Матюшинский карьер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли (вак таш һәм известь чыгара), кырчылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1970 елда – тулы булмаган урта, 1993 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм Бакча-Сарай поселогындагы яңа бинага күчерелә.

1950 еллардан авылда клуб (2017 елда Бакча-Сарай поселогындагы яңа бинага күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авылда җәяүлеләр күперләре бар, шуларның берсе Бакча-Сарай поселогына алып бара.

1993 елдан ел саен Изге Троица бәйрәме уздырыла.

Халык саны

1646 елда – 179,
1782 елда – 245 ир-ат;
1859 елда – 392,
1897 елда – 459,
1908 елда – 488,
1920 елда – 523,
1926 елда – 503,
1938 елда – 549,
1949 елда – 496,
1958 елда – 513,
1970 елда – 305,
1979 елда – 271,
1989 елда – 149,
2002 елда – 109,
2010 елда – 62,
2017 елда – 77 кеше (руслар – 62%, татарлар – 36%).