Тарихы

XIX йөзнең беренче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Дынгиз исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 720 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Писмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный доброволец” колхозы оештырыла, 1957 елдан “Лениногорский” совхозы составында.

Халкы күбесенчә “Ялтау” агрофирмасы” ачык акционерлык җәмгыятендә (2007 елдан) эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авыл янында төзекләндерелгән “Лесной уют” чишмәсе бар.

Халык саны

1859 елда – 233,
1889 елда – 461,
1910 елда – 435,
1920 елда – 514,
1926 елда – 580,
1938 елда – 377,
1949 елда – 200,
1958 елда – 251,
1970 елда – 241,
1979 елда – 139,
1989 елда – 73,
2002 елда – 64,
2010 елда – 77,
2017 елда – 81 кеше (руслар).