Чыгу урыны һәм вакыты

1913 елның 18 октябреннән 1918 елның 29 апреленә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, баштарак атнага 3 тапкыр, аннан соң көн саен чыга, 800 гә якын саны дөнья күрә.

«Сибирия» газетасының дәвамчысы.

Мөхәррирләре — М.Нәүрүзов, З.Кадыйри (1914 елдан), нашире — Г.Усманов.

Юнәлеше

Мәгариф, дин, татар теле, эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә, хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны, авыл тормышы мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр дөнья күрә.

Аеруча актив авторлары — С.Шәрәфетдинов, С.Хәбиров, Н.Кадыйри һ.б.

Ш.Бабич, З.Бәшири, М.Гафури, Г.Ибраһимов, А.Тангатаров, З.Ярмәки һәм башкалар әсәрләре, Иркутск, Омск, Оренбург, С.-Петербург, Петропавловск, Төмәндәге татар театрлары спектакльләренә рецензияләр басыла.

Газета битләрендә татар матбугатының 10 еллыгы билгеләп үтелә (Ә.Вәлидинең «Иске газеталарыбыз турындагы хәбәрләргә кушымта», «Безнең журналлар» һәм башка мәкаләләр).

Уфа мөселман комиссариаты тарафыннан «пролетар революциягә каршы чыгыш ясаганы» өчен тыела.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.