Гербларның килеп чыгышы, аларны танып белү, төзү, кабул итү һәм файдалану кагыйдәләре, герб эмблемаларын сурәтләү алымнары белән шөгыльләнүче белемнәр тармагы буларак, геральдикага герольдлар («геральдика» сүзе алардан алына) – сарай церемонияләрен оештыручылар нигез сала.

Геральдика, фән буларак, башлыча, Европада үсеш ала, әмма Азиядә дә герб тамгаларын төзү турындагы белемнәр таралган була: алар X –XII йөзләр төрки язма традициясендә, Алтын Урда ханнарының ярлыкау актларында һәм юлламаларында (кара Мөһер, Нишан) кулланыла. Кайбер галимнәр европалылар бу белемнәрне тәре яулары вакытында үзләштергәннәр дип саныйлар.

XIV йөздә Европа илләрендә геральдиканың теоретик һәм гамәли мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оешмалар – герольдияләр барлыкка килә.

Россиядә геральдика XVII йөздә оеша башлый.

1722 елда Герольдмейстерлык конторасы төзелә. Соңыннан аның вазифалары Сенатның Герб бүлекчәсенә күчә. 1918 елда Герб бүлекчәсе Петроград тарих архивының Герблар музее итеп үзгәртелә.

Геральдиканың үсеше тарих фәненең, аерым алганда, ярдәмче тарихи фәннәрнең үсешенә бәйле рәвештә бара.

Европада беренче геральдика кафедрасы 1706 елда Берлинда ачыла.

Россиядә геральдика кафедрасы 1726 елда Петербург Фәннәр Академиясе каршында оештырыла.

Ярдәмче тарихи фән буларак, геральдика материаль культураны, мәдәниятне өйрәнгәндә, матди истәлекләрнең нинди даирәгә каравын, чорын, эшләнү урынын һәм башка детальләрне ачыклаганда, шулай ук язма чыганакларны барлаганда зур әһәмияткә ия.

Геральдика археология, нумизматика, сфрагистика һәм башка тарихи фәннәр, аеруча генеалогия (кара Шәҗәрә) белән тыгыз бәйләнгән.

Хәзерге вакытта геральдика белән шөгыльләнүче махсус җәмгыятьләр, үзәкләр бар.

1994 елда РФ Президенты каршында Дәүләт герольдиясе (1999 елдан Геральдика советы) оештырыла, ул хәзерге Россиядәге геральдика мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Аның вазифаларына шулай ук РФ субъектлары яки җирле үзидарә органнары тарафыннан булдырылган рәсми символлар һәм аерымлау билгеләре проектларын тикшерү дә керә.

2002 елның 10 гыйнварында Татарстан Респубикасы Президенты М.Ш.Шәймиев указы белән Татарстан Респубикасы Президенты каршында Геральдика советы оештырыла (рәисе Д.Р.Шәрәфетдинов, 2006 елдан Р.Р.Хәйретдинов).

Казан университетында геральдика буенча курс булдырыла һәм укыла.